Творческий вечер Лейлы Кадыровой

Зур концерт белән билгеләп үтте үзенең 20 еллык юбилей кичәсенә багышланган концертын Ләйлә Кадырова.
Аның бу юбилей концертында: гаиләсе, әти-әнисе, туганнары, дуслары һәм аның җырларын яратып тыңлый торган тамашачылары җыелган иде.
Ләйләнең иҗат юлы 20 ел элек башкалабыз Каза шәһәрендә башланып китә. Тормыш аның юлын Югары Ослан районына китереп юллый. Ул анда да үзенең иҗат юлын ташламый, Югары Осланда үткәрелгән һәрбер бәйрәм чараларында катнашып, үзенең ачык йөзе, моңлы тавышы, матур мәгънәле җырлары, күз явын алырлык матур кулмәкләре белән халыкны сөендереп, иҗат юлын дәвам итә.
Бу иҗат кичәсендә җырчының моңлы матур җырлары, биюче кызларгың матур биюләре белән үрелеп барды, ул үзе белән булган кызыклы хәлләрне дә сөйләп үтте. Иҗат юлы кайда һәм ничек башланып киткән, ә Югары Осланга ничек килеп эләккән, ничек ул Осланны үз иткән, шул хакта, бик матур итеп, тулы итеп тамашачыларга сөйләп бирде. Җырчының әти-әнисе тамашачы залында горур итеп, Ләйләнең һәрбер сүзенә башларын селкеп, әйе диеп утырулары үзе бер шатлык. Беренче гонорар акчасына ул аларга матур чәй сервисы алып кайтып биргәнен яңадан бер кат исенә төшереп, ә алар аны ничек итеп саклап тоткакннарын тамашачыларга сөйләп бирде.
Концерт төрле матур мизгелләр белән үрелеп барды. Югары Осланның төрле төркемнәре һәм Ләйләнең Казаннан килгән артистлар чыгышы белән үрелеп барды.
Ә сәхнәгә бер бер артлы Ләйләне котларга район җитәкчеләре, хезмәттәшләре, иҗатташ дуслары һәм гаилә әгъзалары ашыктылар.
Иң күңелгә үтеп кергәне, Ләйләнең үз баллары белән чыгыш ясавы булгандыр.
Югары Осланның башлык урынбасары Сергей Осянин котлавы, аның Ләйләгә карата әйткән матур сүзләре бик дөрес һәм хак сүзләр. Сез безнең районыбызның мәдәниятен үстерүдә зур өлеш кертүчеләрнең берсе булып торасыз, безнең Ослаыбызның “ Йөзек кашы” сез ул дип тәмамлады үзенең чыгышын.
Концерт барлык тамашачыларга үзенең җылылыгы белән нык ошагандыр дип әйтәсем килә, чөнки һәр тамашачы үзенең матур чәчәк бәйләмнәре, бүләкләре белән Ләйләне котлады һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. Ләйләбезнең иҗат юлы саекмасын, гел шулай алга атларга язсын дигән теләктә калыйк.